Текст песни
Кемдер эзли гомер буе
Үз бәхетен табалмый
Сөю дигән учакларда
Онытылып яналмый
Мин бит сине эзләдем
Өметемне өзмәдем
Бер күрүдә әсир итте
Сөю тулы күзләрең
Кечкенә генә бер очкын
Әверелде ялкынга
Күпме гомер эзләгәнем
Булган икән якында
Мәңге мин янырга риза
Икәү яккан учакта
Сөю назына күмелеп
Синен кайнар кочакта