Текст песни
Әнкәй - минем кояшым
Әлдә син бар доньяда
Синең белән бәхетлемен
Рәхмәтлемен барсына
Әнкәй - минем кояшым
Әлдә син бар доньяда
Синең җылы карашларын
Саклап тора җиллэрдэн
Рәхмәт ,сиңа ,әнкәй
Тормыш өчен
Якты йөзең
Сафлыгың өчен
Рәхмәт,зур терәк
Булган өчен
Йомшак кулларың
Назың өчен
Әнкәй, озак еллар яшә
Син булганда без бала
Син булганда көннәр якты
Караңгы төн югала
Әнкәй,берүк моңсуланма
Без Һәрвакыт яныңда
Кайгыртасың,яратасың
Баш иябез алдында