Текст песни
1. Тәпи атлап киткән чакларымда
Җитәкләдең минем кулымнан
Кызым диеп һәрчак терәк булып
Атлыйсың син тормыш юлыннан
Припев:
Киңәш дисәң - алтын киңәшләрең
Җанга якын әйткән сүзләрең
Барсы өчен, барсы өчен рәхмәт сиңа, әтием
Балкып торсың якты йөзләрең
Балкып торсың якты йөзләрең
2. Горурлыгың булсам иде синең
Ышанычың булсам иде һәрчак
Кайгыртуың назларыңны тоеп
Үтте минем матур балачак
3. Әнием белән телим икегезгә
Куанычлы рәхәт гомерне
Мин яратам хөрмәт итәм сезне
Икегездә миңа кадерле