Текст песни
Озак күрми торсам күң(е)лем тула,
Очар коштай җаным талпына.
Нидер җитми кебек көннәремә,
Күңелкәем өз(е)леп сагына.
Әни- бәгърем,әни- бәгърем, диеп,
Кадерләп-кадерләп яшәрбез.
Йөрәкләрнең түрләреннән чыккан,
Назлы сүзләр белән дәшәрбез.
Балаларым,газизләрем, диеп,
Һаман да кайгыртып яшисең.
Булышасың, тырышасың бит син,
Безнең өчен барсын эшлисең.
Әни- бәгърем,әни- бәгърем, диеп,
Кадерләп-кадерләп яшәрбез.
Йөрәкләрнең түрләреннән чыккан,
Назлы сүзләр белән дәшәрбез.
Бәхет-шатлык, куанычта яшәп,
Балкып килсен гомер язларың.
Олы хөрмәт хисе белән бәйләп,
Теләк тели ул һәм кызларың.
Әни- бәгърем,әни- бәгърем, диеп,
Кирәк һәрчак әйтер сүзләрең.
Кояш кебек гел дә, гел дә шулай,
Балкып торсын нурлы йөзләрең.