Текст песни
Төнге шәһәр буйлап киләсең син кайтып.
Төн озата кайта, иңнәреңә ятып.
Сәгать түгел, йөрәк саный мизгелләрне.
Сүнеп барган шәмем кабат тергезәмен.
Мин кайчандыр синсез идем.
Әллә язмыш, әллә мин аңардан көлдем?
Ишегемне ачтым танып адымнарың.
Күрдем ай йөзендә болыт чагылганын.
Сәгать түгел, ахры, сәгать түгел, кинәт
Туктап калды бермәл тибүеннән йөрәк.
Берни булмагандай, иңнәремнән алдың.
- Мин беразга, - дидең, - кичер, соңга калдым...
Мин кайчандыр синсез идем.
Әллә язмыш, әллә мин аңардан көлдем?
Ишегемне ачтым танып адымнарың.
Күрдем ай йөзендә болыт чагылганын.
Безгә кадәр дә көткәннәр шулай.
Һәм бездән соң да көтәрләр тагын.
Нигә соңардың,
Нигә соңардың,
Нигә соңардың, сыңарым?
Сизмәдеңмени
Минем йөрәкнең
Әрнеп сулавын, әрнеп сулавын?!
Төнге шәһәр буйлап киләсең син кайтып.
Төн озата кайта, иңнәреңә ятып.
Сәгать түгел, йөрәк саный мизгелләрне.
Сүнеп барган шәмем кабат тергезәмен.
Ишегемне ачтым танып адымнарың.
Син беразга, әйе, соңга, соңга калдың...