Текст песни

Син юкта, кояшка ышанам,
Ышанам җилләргә, юлларга.
Бар юллар офыкка тоташа...
Көтәрмен... Зарыгып... Югалма!
Көтәрмен... Зарыгып... Югалма!
Син юкта, Син юкта,
Ышанам җилләргә, юлларга.

Югалма! Югалма!
Артыгын теләмим.
Син булсаң җиһанда,
Шул җитә. Кирәкми
Янымда булуың –
Кирәкми, кирәкми!
Бул бары – каядыр –
Артыгын теләмим,
Бул бары – каядыр –
Бу җирдә.
Шул җитә...
Йөрәгем җаныңа тоташа...
Яраңа диңгез тоз сипкәндә...
Сизәрсең: канатың кузгатып,
Мин кагам сак кына җилкәңә,
Мин кагам сак кына җилкәңә.
Сизәрсең, сизәрсең:
Мин кагам сак кына җилкәңә...

Югалма! Югалма!
Артыгын теләмим.
Син булсаң җиһанда,
Шул җитә. Кирәкми
Янымда булуың –
Кирәкми, кирәкми!
Бул бары – каядыр –
Артыгын теләмим,
Бул бары – каядыр –
Бу җирдә.
Шул җитә...

Син юкта, кояшка ышанам,
Ышанам җилләргә, юлларга.
Бар юллар офыкка тоташа...
Көтәрмен... Зарыгып... Югалма!
Көтәрмен... Зарыгып... Югалма!
Син юкта, Син юкта,
Ышанам җилләргә, юлларга.
Югалма, югалма...

0:00 0:00