Текст песни
Бар... бар ул, безне көткән диңгезләр бар,
Хәтереннән азат калгач җаннар,
Табаннардан уелмас булгач эз,
Анда без килербез.
Җәй... меңъяшәр җәй каршы алыр безне,
Каршы алыр күкнең яңа төсе...
Һәм балалар каршы йөгерерләр –
Такыя үрерләр.
Мин бу яңа җирдә
Кер эләрмен җилгә,
Ак болытлар тузар,
Баш очыннан узар,
Камыш йортым табып,
Түбәсенә ятып,
Син очырган коштай
Туктап, туктап калыр шулай.
Мин
Җыр көйләрмен тагын:
Әле җырлар чагым.
Дөнья бишегендә
Бер көй, бер көй ишетелә!
Бал... җыярмын бал алтын кәрәзләргә,
Кояш та бал кояр тәрәзләргә...
Таңда диңгез алыр кочагына –
Зәңгәр учагына.
Нур... һәркем монда кояш күзәнәге.
Шатлык – дөрләп торган үзәктәге.
Җилдән җиңел әйтеләсе сүзләр.
Сөйләшә тик күзләр.
Мин бу яңа җирдә
Кер эләрмен җилгә,
Ак болытлар тузар,
Баш очыннан узар,
Камыш йортым табып,
Түбәсенә ятып,
Син очырган коштай
Туктап, туктап калыр шулай.
Мин
Җыр көйләрмен тагын:
Әле җырлар чагым.
Дөнья бишегендә
Бер көй, бер көй ишетелә!
Бар... бар ул, безне көткән мәңгелек бар,
Хәтереннән азат калгач җаннар,
Табаннардан уелмас булгач эз,
Анда без килербез.
Мин
Җыр көйләрмен тагын:
Әле җырлар чагым.
Дөнья бишегендә
Бер көй, бер көй ишетелә!