Перейти к содержимому
Обложка трека Юка җеп — noor
2:42

Трек

noor Юка җеп

Альбом · Сәлам · 2021 · Поп

Скачать

Текст песни

Кичләр юка җеп кебек бәйли көннәремне
Сине очраткан көнне елмаюың гына яктыртты!
Мин берүзем түгел гөмереңдә
Шуны белсәм дә, ышандым сузләреңә

иске дәфтәр бетте
яңа биткә күчер мине —
кичер мине!
күпме биттә эзлим эзләреңне
сүзләр буташтыра сүзләремне...

Күңел диңгезе дулкынлана
Синең турында уйлаганда
Күңел дулкыннарында мин батам!
Тукта, әкренәй, зинһар...
Югыйсә яр буена җитә алмам

иске дәфтәр бетте
яңа биткә күчер мине —
кичер мине!
күпме биттә эзлим эзләреңне
сүзләр буташтыра уйларымны...

Тынычлана, күрәсең, һава торышы
Күңел диңгезе инде дулкынланмый
Әнә еракта болыт астыннан чыга кояш нуры
Димәк, мин исән-сау, мин тере!

0:00 0:00