Текст песни
Уйларымда баттым — аңлат миңа!
Беләм, бардыр берәр ачыкламасы
Хикмәтеңне аңларга аклым җитми
Вакыт белән сабыр минем дәваларым
Бары тик Синнән сорыйм ярдәмне
Бары тик Сиңа омтылам
Шулай булсын дип язсаң дәфтәреңдә
Каршы килмәм, бер сүз әйтмәм
Тик Син миңа бүләк ит
Рух сабырлыгын — туры юлдан чыкмаска
Мәхәббәтне — нечкә күңелләрне аңларга
Акылны — китабыңны сөеп укырга
Юмартлыкны — белем таратырга
Бары тик Синнән сорыйм ярдәмне
Бары тик Сиңа омтылам
Шулай булсын дип язсаң дәфтәреңдә
Каршы килмәм, бер сүз әйтмәм
Бары тик Синнән сорыйм ярдәмне
Бары тик Сиңа омтылам
Шулай булсын дип язсаң дәфтәреңдә
Каршы килмәм, бер сүз әйтмәм