Обложка трека Чиксез рәхмәт — Детская казанская филармония feat. Гульназ Гафурова
4:34

Детская казанская филармония feat. Гульназ Гафурова Чиксез рәхмәт

Альбом · Чиксез Рәхмәт · 2025

Скачать

Текст песни

Бисмилләһне әйтә җирдә һәрбер агач,
«Бисмилләһ»,– дип уянадыр хәтта кояш.
Җилләр исә рәхмәт әйтеп Аллаһыга,
Төн эленә сәҗдә кылып Раббысына.


Раббым бөек, мәрхәмәте чиксез дәрья,
Йөрәгеңне мәңгелеккә бәйлә Аңа.
Авырлыклар һәм шатлыклар килгәндә дә,
Бул син, балам, бул рәхмәтле Алаһыңа.

Аллаһыга рәхмәтледер бар тереклек:
Үз телендә дога кыла кош-кортлар да,
Дулкын тулы океаннар бишегендә
Тавыш-тынсыз гыйбадәттә балыклар да.

Аллаһыга рәхмәтледер бөтен җиһан:
Киң галәмне нурга күмгән йолдызлар да,
Күкне ертып ут чыгарган яшеннәре,
Чиләк-чиләк коеп яуган яңгырлар да.

0:00 0:00