Alpar, Марсель Вагизов, Детская казанская филармония, Гульназ Гафурова, Саид Давуд, Базарбай RAMAZAN
Сингл · 2026
Текст песни
Җанга шатлык китергән
Күңелгә хозур биргән
Йөрәкне хисләндергән
Рамазан килде Рамазан
Рамазанда сабыр бар
Җиде йөз кат әҗер бар
Мең айдан хәерлерәк
Кадер кичәләре бар
Рамазан килде Рамазан
Мөбәрәк булсын Рамазан сезгә
Мөбәрәк булсын Рамазан безгә
Бәйрәм килде бөтенебезгә
Рамазан килде Рамазан
Гафләт ае түгел бу
Олуг рәхмәт ае бу
Коръән иңгән ай бит бу
Рамазан килде Рамазан
Сәһәрләргә торыгыз
Коръәнне күп укыгыз
Бауда шайтаннар тыгыз
Рамазан килде Рамазан (балалар)
Рамазан килде Рамазан
Мөбәрәк булсын Рамазан сезгә
Мөбәрәк булсын Рамазан безгә
Бәйрәм килде бөтенебезгә
Рамазан килде Рамазан
Колның тугрылык вакты
Аллаһка биргән анты
Раббысы аңа бакты
Рамазан килде Рамазан
Килүе шатландырды
Йөрәкне җанландырды
Җитте уяну вакты
Рамазан килде Рамазан
Рамазан килде Рамазан
Мөбәрәк булсын Рамазан сезгә
Мөбәрәк булсын Рамазан безгә
Бәйрәм килде бөтенебезгә
Рамазан килде Рамазан