Обложка трека Эни телэклэре — Илюза Гайсина
4:54

Илюза Гайсина Эни телэклэре

Сингл · 2025

Скачать

Текст песни

Әни, синең канат асларыңда
Бәпкә кошлар кебек үстек без
Кошлар кебек дөнья күрик диеп
Туган йорттан чыгып киттек без
Синең назың, синең теләкләрең
Гомер буе безне озата
Синең янда гына безнең күңел
Балачакка әйләнеп кайта
Синең янда гына безнең күңел
Балачакка әйләнеп кайта
Көтәсеңдер, тәрәзәләргә карап
Балаларым исән йөрсен дип
Бәхет, шатлык, куанычта яшәп
Якты гомерләрен бирсен дип
Синең назың, синең теләкләрең
Гомер буе безне озата
Синең янда гына безнең күңел
Балачакка әйләнеп кайта
Синең янда гына безнең күңел
Балачакка әйләнеп кайта
Картайма әле, әни, мәңге яшә
Өеп бирсен Ходай саулыкны
Кадер-хөрмәт, тыныч көннәреңне
Тазалыкны һәм дә байлыкны
Синең назың, синең теләкләрең
Гомер буе безне озата
Синең янда гына безнең күңел
Балачакка әйләнеп кайта
Синең янда гына безнең күңел
Балачакка әйләнеп кайта
Балачакка әйләнеп кайта

0:00 0:00