Текст песни
Аланнарда үсә ромашкалар
Ак төс — ул бит күңел көзгесе
Шифа алам сездән йөрәгемә
Сез күңелемнең, сөю өлгесе
Ромашкалар җыям сайлап кына
Син санарсың аның таҗларын
Риза булсаң, әгәр, җаным, мин дә
Синең белән бергә янармын
Ромашкалар җыям сайлап кына
Син санарсың аның таҗларын
Риза булсаң, әгәр, җаным, мин дә
Синең белән бергә янармын
Тирбәләләр җилдә салмак кына
Чәчәкләр — ул җирнең бизәге
Куеп тор да булган эшлереңне
Ак аланга син дә кил әле
Ромашкалар җыям сайлап кына
Син санарсың аның таҗларын
Риза булсаң, әгәр, җаным, мин дә
Синең белән бергә янармын
Төрле-төрле хуш исләре белән
Тутыралар тирә-юньнәрне
Узеңнен барлыгың белән син дә
Матурлыйсың минем көннәрне
Ромашкалар җыям сайлап кына
Риза булсаң
Синең белән бергә янармын.
Ромашкалар җыям сайлап кына
Син санарсың аның таҗларын
Риза булсаң, әгәр, җаным, мин дә
Синең белән бергә янармын
Риза булсаң, әгәр, җаным, мин дә
Синең белән бергә янармын
Синең белән бергә янармын