Текст песни
Әйтерсең мәңге бу җирдә
тын зәңгәр көннәр генә.
Җил дөнья үзәннәрендә
шаяра гөлләр белән.
Йолдызлар күз кыса ерак
галәмгә илткән юлдан,
хыял утларының гигант
идарә пульты сыман!..
Кошларның кичке көтүе,
кыйгачлап шәфәкъ ягын
әйләнә дә, эңгерлеккә
югала кереп тагын...
Йолдызлар күз кыса ерак
галәмгә илткән юлдан,
хыял утларының гигант
идарә пульты сыман!..
Күтәрелә төн эченнән
Мәңгелек тавышлары:
кемнәрнең бәхеттән елап
йә көлеп кавышканы!
Үткән сагыштан "тып " итеп
яшь тама мендәренә...
Әйтерсең язгы бу җирдә
бәхетле өннәр генә.
Йолдызлар күз кыса ерак
галәмгә илткән юлдан,
хыял утларының гигант
идарә пульты сыман!..