Обложка трека Amanat — Juna
3:33

Juna Amanat

Сингл · 2020

Скачать

Текст песни

Син көннән-көн ераграк миннән,
Мин көннән-көн сиңа якынрак.
Сул җилкәмә кагыла да тының,
Давылларны кичәм сабыррак.
Син көннән-көн җәемрәк миңа,
Мин көннән-көн синең кышыңрак.
Менә фонарь, йомшак тәпи эзе,
Һәм ылыслар... монда ышыграк.
Мин көннән-көн өлкәнрәк синнән,
Син көннән-көн миннән үсмеррәк.
Тик бер нәрсә үзгәрешсез, шул ук:
Нәкъ бер яшьтә һаман безнең йөрәк.
Бу игезлек никтер үтәләсе
Әманәткә тора охшабрак.
...Мин көннән-көн ышанамрак сиңа.
Җир көннән-көн кала бушабрак.

0:00 0:00