Обложка трека Ак кубэлэк — Салават Хаков
4:59

Салават Хаков Ак кубэлэк

Сингл · 2025

Скачать

Текст песни

Бүген ак күбәләк очып керде
Йөрде канатларын кагынып
Ак күбәләк булып әллә әнкәй
Кайтты микән безне сагынып
Балалары өчен сөненеп-көенеп
Үткән икән әнкәй гомере
Ак күбәләк кебек кенә
Ак күбәләк кебек кенә
Ак күбәләк әнкәй күңеле
Балалары өчен сөненеп-көенеп
Үткән икән әнкәй гомере
Ак күбәләк кебек кенә
Ак күбәләк кебек кенә
Ак күбәләк әнкәй күңеле
Без кайтуга чәйләрен кайнатып
Токмач кисеп салып ашына
Күбәләктәй ак яулыгын чөеп
Очып чыга иде каршыга
Балалары өчен сөненеп-көенеп
Үткән икән әнкәй гомере
Ак күбәләк кебек кенә
Ак күбәләк кебек кенә
Ак күбәләк әнкәй күңеле
Алда хаман безгә бәхет теләп
Дога кыла намаз артында
Ак күбәләк булып очып кайта
Оҗмахларның җиде катына
Балалары өчен сөненеп-көенеп
Үткән икән әнкәй гомере
Ак күбәләк кебек кенә
Ак күбәләк кебек кенә
Ак күбәләк әнкәй күңеле
Балалары өчен сөненеп-көенеп
Үткән икән әнкәй гомере
Ак күбәләк кебек кенә
Ак күбәләк кебек кенә
Ак күбәләк әнкәй күңеле
Ак күбәләк әнкәй күңеле

0:00 0:00