Текст песни
Бу минутта сине уйлыйм
Сине генә сагынам
Сагынып сине уйлаудан
Юк арынмам, арынмам
Сагынам, сагынам
Нигә киттең янымнан
Сүнеп калдым инде кабат
Син килмәсәң кабынмам
Сагынам, сагынам
Нигә киттең янымнан
Сүнеп калдым инде кабат
Син килмәсәң кабынмам
Син язларны алып киттең
Көзләр генә калдырып
Мин язларны түгел сине
Саргаямын сагынып
Сагынам, сагынам
Нигә киттең янымнан
Сүнеп калдым инде кабат
Син килмәсәң кабынмам
Сезнең якта көннәр аяз
Безнең якта болытлы
Эх бер кайтарасы иде
Бергә үткән минутны
Сагынам, сагынам
Нигә киттең янымнан
Сүнеп калдым инде кабат
Син килмәсәң кабынмам
Сагынам, сагынам
Нигә киттең янымнан
Сүнеп калдым инде кабат
Син килмәсәң кабынмам
Сүнеп калдым инде кабат
Син килмәсәң кабынмам
Син килмәсәң кабынмам