Текст песни
Йә, Ходаем, сакла гомерләрен
Бәхетле мин эти булганда
Җанга рәхәт, күңелемдә тыныч
Яннарымда терәк булганда
Әти-әни безгә һәрчак кирәк
Сез булганга дөнья түгәрәк
Сезнең булу безнең өчен бәхет
Шатланышып яшик бергәләп
Озын гомер бирсен Ходай сиңа
Әнием дә булсын янәшә
Сау-сәламәт булып яшә шулай
Кайгы-хәсрәт күрми йөзгәчә
Син бит терәк, таяныч та безгә
Рәхмәтлебез сиңа гомергә
Тормышларның кадерләрен белеп
Яшик әле шулай гел бергә