Текст песни
Иркәң буласым килә
Бикәң буласым килә
Җилләреңә буйсынырлык
Җилкән буласым килә
Гел уең булыр идем
Уң кулың булыр идем
Сагышлы, моңлы сазыңның
Бер кылы булыр идем
Йә көнең булыр идем
Ак төнең булыр идем
Туфрагыңда чәчәк аткан
Бер гөлең булыр идем