Текст песни
Яшик дуслар бергә
Газиз туган җирдә
Яңгыратып татар моңнарын
Изге теләкләрем бары сезгә генә
Якты булсын туар һәр таңым
Кошлардай сайрашып
Яшик без җырлашып
Тыңлагыз йөрәгем назларын
Йөрәкнең кылларын
Тибрәтсен моңнарым
Исән-сау яшәгез, дусларым
Газиз туган илем
Таянычым минем
Синдә туды моңлы җырларым
Ак канатлар куеп, йөрәк маем булып
Бишеге син фани дөньяның
Аермачы язмыш
Аермачы зинһар
Туган илдән, газиз җиремнән
Бары синдә генә илаһи нур алам
Яшәвемнән, дөнья яменнән