Текст песни
Шатлык-сөенечләр килгән чакта
Күзләр яна бәхет утында
Кайгы килсә, алар янмый, пыскый
Учактагы күмер утыдай
Сүзләр белән алдау бик тә җиңел
Күзләр белән булмый алдашып
Сүзне уйлап, әйтеп өлгергәнче
Алдан йөри бит күз карашы
Күңелдәге барлык хисләрне без
Күзләребез белән аңлатыйк
Ялган һәм буш сүзләр белән түгел
Ихлас караш белән аңлашыйк