Текст песни
Күзләреңнән кояш көлә
Карашыңнан нур бөркелә
Йөрәгемә язлар килә
Җир йөзенә язлар килә
Языласы язым бул син
Язларымның назы бул син
Хыялымда йөргән сөю
Җырларымның сазы бул син
Мәхәббәтем төсе булып
Якты язлар төсле булып
Җырлар туа күңелемдә
Бәхет тула күңелемә
Язгы ташу кузгалганда
Хыялларым юралганда
Яратуым язлар төсле
Яратудан язмам төсле