Текст песни
Әти-әни кочагында
Үтә безнең рәхәт чак
Шул арада сиздермичә
Кулын болгый балачак
Чәчәк кебек матур чаклар
Күңелле үтсен иде
Һәммәбезне якты, матур
Киләчәк көтсен иде
Замана балалары без
Өлгерәбез барсына
Уңыш үзе йөгерә күк
Кочак җәеп каршыга
Барыбыз да тырышырбыз
Биек үрләр яуларга
Бик күп юллар арасыннан
Иң дөресен сайларга