Текст песни
Юлсыз җирдән үз юлымны эзләгәндә
Йолдызларның яктылыгын сизмәгәндә
Тоймаганда нурын ялгыз көннәремнең
Кояш булып син балкыдың, бердәнберем
Ялгызлыгым – хөрлегем дип белгәнемдә
Еллар буйлап япа-ялгыз йөргәнемдә
Кулың суздың, бәгърем, ялгыз йөрәгемә
Син очрадың адашырдай көннәремдә
Син табылдың иңнәремә канат куеп
Сөю булып, бар дөньяны яраттырып
Син табылдың, язмышыма син язылдың
Яшәр өчен яратылып
Син табылдың иңнәремә канат куеп
Сөю булып, бар дөньяны яраттырып
Син табылдың, язмышыма син язылдың
Яшәр өчен яратылып
Карашымның җылылыгы сүрелгәндә
Бәгыремә дөнья туңы үрелгәндә
Яшәгәндә яшреп йөрәк ялкыннарым
Син очрадың, язмышыма насыйп ярым
Бу дөньядан кадер көтеп тилмергәндә
Күңелемә өметсезлек тулыр мәлдә
Син очрадың, җаным, җирдә сине таптым
Синең белән яшәү ямьле, дөнья якты
Син табылдың иңнәремә канат куеп
Сөю булып, бар дөньяны яраттырып
Син табылдың, язмышыма син язылдың
Яшәр өчен яратылып
Син табылдың иңнәремә канат куеп
Сөю булып, бар дөньяны яраттырып
Син табылдың, язмышыма син язылдың
Яшәр өчен яратылып
Син кабындың күкләремдә кояш булып
Син кабындың күкрәгемдә йөрәк булып
Син табылдың, язмышыма син язылдың
Яшәр өчен яратылып
Син табылдың иңнәремә канат куеп
Сөю булып, бар дөньяны яраттырып
Син табылдың, язмышыма син язылдың
Яшәр өчен яратылып
Син табылдың иңнәремә канат куеп
Сөю булып, бар дөньяны яраттырып
Син табылдың, язмышыма син язылдың
Яшәр өчен яратылып