Текст песни
Тирәк-тирәк, тирәк-тирәк
Тирәк-тирәккәем
Сакмар суның камышы күк
Сылу син гүзәлкәем
Тирәк-тирәк, тирәк-тирәк
Тирәк-тирәккәем
Агым суга каршы йөзмә
Талыр бит беләккәең
Тирәк-тирәк, тирәк-тирәк
Тирәк-тирәккәем
Минем йөрәккәем яна
Янамы йөрәккәең?
Тирәк-тирәк, тирәк-тирәк
Тирәк-тирәккәем
Җаным сөйгән ярым белән
Үтсә иде гомеркәем
Тирәк-тирәк, тирәк-тирәк
Тирәк-тирәккәем
Миннән артык яр тапмассың
Эзләмә, егеткәем