Текст песни
Ромашкаларның керфеген
Өзмәгезче берәмләп
Күңелләрне сөендереп,
Кырларны тора ямьләп
Ромашкаларның керфеген
Өзгәч булмый шул ялгап
Яратамы, яратмыймы?
Язмышны булмый алдап
Гөлләрнең дә җаннары бар,
Тик сөйләшә белмиләр
Ак керфекләре өзелгәч,
Еламыйлар, көлмиләр
Ромашкаларның керфеген
Өзгәч булмый шул ялгап
Яратамы, яратмыймы?
Язмышны булмый алдап
Комментировать