Перейти к содержимому
Обложка трека Кызганма — Филюс Валеев
3:07

Трек

Филюс Валеев Кызганма

Сингл · 2026 · Поп

Скачать

Текст песни

Гомеребез матур үтсен,
Бәхеттән торсын ташып
Моңсуланмасын күңелләр,
Чагылсын йөздә шатлык

Изге булсын кылган гамәл,
Эшләгән эш, уй-теләк
Ни дисәң дә, тормыш ямьле,
Күрә белергә кирәк

Кызганма йөрәк җылыңны,
Бер матур сүз әйт әле
Сиңа да җитәр ул бәхет,
Миңа да җитәр әле

Рәнҗетми яшик күңелне,
Нечкә аның кыллары
Үткәннәргә кайтып булмас,
Кирегә юк юллары

Тормыш булгач ниләр булмас,
Абынсак та, сынатмыйк
Ерагайса да аралар,
Якыннарны югалтмыйк

Кызганма йөрәк җылыңны,
Бер матур сүз әйт әле
Сиңа да җитәр ул бәхет,
Миңа да җитәр әле

Комментировать

0:00 0:00