Трек
Ыспай Бит Әйберләрнең бар үз җыры
Альбом · Әйберләрнең Бар Үз Җыры · 2026 · Поп, Электронная, Инди
Текст песни
Тамчы атына пәрәвездә
Бу тылсым ишетелми шул безгә
Тып, чаң, шарт, чыж, дөңгерт
Чикле безнең ишетү мөмкинлеге
Кем тынлыкны тыңлап яши
Бәхетледер шул кеше
Әйберләрнең бар үз җыры
(үз тавышы)
Әйберләрнең бар үз җыры
Син ишетәсең
Ишетәсең
Әйберләрнең бар үз җыры
Ишетеп була йолдыз җемелдәвен
Һәм үсүен нарасый галәмнәрнең
Тынлыкка мөмкин качу
(кереп качыйк)
Җаныңның көен тояр өчен
Кем тынлыкны тыңлап яши
Бәхетледер шул кеше
Әйберләрнең бар үз җыры
(нидер сөйли)
Әйберләрнең бар үз җыры
Син ишетәмсең?
Ишетәмсең?
Әйберләрнең бар үз җыры
Аера алмый аны безнең колак
Йөрәк тә, аң да.
Җан гына сизгер
Әйберләрнең бар үз җыры
(үз тавышы)
Әйберләрнең бар үз җыры
Син ишетәмсең?
Ишетәмсең?
Әйберләрнең бар үз җыры