Текст песни
изрисең караңгы өнеңдә
(өскә урманның тын карлары өелә),
җиһан серләренә сүлпән төшенеп,
күрәсең, шуңа син тугры төшеңә.
(тугры төшеңә)
җылы өндә үзең белән.
борчу юк, эш юк, юк теләк.
туфрак күчедәй кымшанмас тәнең.
димәк, җәйләрең зая үтмәде.
төннәр һәм көннәр хәзер тоташты.
(төннәр, көннәр)
ялгыз, битараф, гамьсез юашлык.
(гамьсез юашлык)
өстә ни анда: җепшеклек, буран, —
(барыбер)
бары бер сиңа, барыбер сиңа.
(барыбер сиңа)
җылы өндә үзең белән.
(айлар буе)
борчу юк, эш юк, юк теләк.
(берни дә юк)
туфрак күчедәй кымшанмас тәнең.
(туфрактай)
димәк, җәйләрең зая үтмәде.
(зая үтмәде)
коры яфрактай актару уйларны...
бизгәкле төшләрдән сискәнеп уяну...
буталчык борчулар буранын эретеп
ачышлар көтүе оча иреккә...
җылы өндә үзең генә
(озын-озак айлар буе)
борчу юк эш юк юк теләк
(берни дә юк, берни дә юк)
дөнья мәш килә
ул төштән чуаррак
(ничек чыдарга, ничек чыдарга)
янә вакыт өннән чыгарга
(вакыт җитте)
вакыт җитте
җитте
ничек чыдарга, ничек чыдарга
вакыт җитте