Текст песни
Балаларым минем, бәгырь кисәкләрем
Нәсел агачымда
Яңа буын
Сез мәхәббәтемнең татлы җимешләре
Йөрәгем түрендә
Сезнең урын
Бар сөюемне сезгә тигез бүләм
Һәммәгезне дә бердәй
Якын күрәм
Сез бит бу җирдә минем - дәвамнарым
Ак бәхет телим сезгә
Балаларым!
Балаларым!
Көчле булыгыз дим, кеше булыгыз дим
Бирешмәгез каршы
Искән җилгә
Сузып туган кулын, куеп туган иңен
Яшәгез гел бергә
Бар гомергә.
Бар сөюемне сезгә тигез бүләм
Һәммәгезне дә бердәй
Якын күрәм
Сез бит бу җирдә минем - дәвамнарым
Ак бәхет телим сезгә
Балаларым!
Балаларым!
Салават Фатхетдинов, Ильсия Бадретдинова, Габдельфат Сафин, Зайнаб Фархетдинова, Айдар Файзрахманов, Фердинанд Салахов, Расим Низамов, Вил Усманов, Эльмира Калимуллина, Зиля Сунгатуллина, Зухра Шарифуллина, Рамиль Тухватуллин, Зуфар Билалов, Филюс Кагиров, ИлСаф, Алина Шарипжанова, Закир Шахбан, Раяз Фасихов
Похожие исполнители
Комментировать