Трек
Салават Фатхетдинов, Ильсия Бадретдинова, Габдельфат Сафин, Зайнаб Фархетдинова, Айдар Файзрахманов, Фердинанд Салахов, Расим Низамов, Вил Усманов, Эльмира Калимуллина, Зиля Сунгатуллина, Зухра Шарифуллина, Рамиль Тухватуллин, Зуфар Билалов, Филюс Кагиров, ИлСаф, Алина Шарипжанова, Закир Шахбан, Раяз Фасихов Халкым
Сингл · 2026 · Этническая
Текст песни
Нинди гүзәл, матур минем халкым
Сәхнәләргә килеп чыга балкып
Һай, кызлары!… Сылулардан сылу
Эх, егетләр! Бәхет - татар булу
Эх, туганнар! Бәхет - татар булу
Нинди гүзәл, матур минем халкым
Күз карашы күңелемә якын
Талантка бай һәрбер кызы, улы
Җырларында сандугачлар моңы
Җырларында сандугачлар моңы
Нинди гүзәл, матур минем халкым
Гореф-гадәт, йолалары алтын
Бәйрәмнәре - нинди олы аның
Сабантуе әйләнә Җир шарын
Сабантуе әйләнә Җир шарын
Нинди гүзәл, матур минем халкым
Кызлар - кояш, егетләре - ялкын
Шанлы тарих ята тамырында
Исеме зур, эзле Җир шарында
Исеме зур, эзле Җир шарында
Нинди гүзәл, матур минем халкым
Яшәр мәңге җир йөзендә балкып
Яшәр мәңге җир йөзендә балкып
Яшәр мәңге җир йөзендә балкып