Обложка трека Ике җәза — Azat Gimadeev
3:15

Azat Gimadeev Ике җәза

Сингл · 2024

Скачать

Текст песни

Туган якны хәтерләтә һәр таң,
Бергә йөргән тавын-үзәнен.
Җәйле таңда яңгыр булып яусам,
Танырсыңмы мине, гүзәлем?
Йөрдек бергә кызгылт урманнарда,
Сөеп өрәңгеләр ялкынын.
Көзге яфрак булып балкыганда,
Танырсыңмы мине, алтыным?
Танырсыңмы мине, алтыным?
Без куанган идек карлы көнгә,
Бәхетләрнең теләп иң зурын.
Карлар булып кунсам керфегеңә,
Танырсыңмы мине, күз нурым?
Гөлгә чума иде язын бакчаң,
Шул бакчага оча уйларым.
Түтәлеңдә чәчәк булып атсам,
Танырсыңмы, язгы хыялым?
Ике җәза бирде миңа язмыш,
Өзә алмыйм тәкъдир богавын.
Берсе аның – кавыша алмавыбыз,
Икенчесе – оныта алмавым.

0:00 0:00