Текст песни
Зинхар өчен
Зинхар өчен
Зинхар өчен кермә төшләремә
Зинхар өчен
Зинхар өчен
Мин бит сине күптән оныттым
Сау бул дустым. Ачма серләреңне
Кайда китәбез без? Һәм кем кайтыр кире
Хатлар тартмасы буш. Хатлар килми күптән
Җомга. Манаралар карый өскә
Кабат яңгыр. Көзнең салкын иртәсе
Нидер язам дәфтәргә. Кофе белән тәмәке
Буш трамвайлар китә елга портына
Ә без кабат кычкырабыз ачу чыккан чакларда
Әйе, бу без! Һәр хәрәкәт, һәр сулыш
Һәрбер әйткән авыр сүз. Үтә төннәр йокысыз
Юеш бульвар. Бер ялгыз. Тын урамнар. Тын юллар
Без гаепле. Карыйм өскә һәм үтенәм "Эндәш миңа!!!"
Аннары җил көчлерәк
Уйларымнан өзекләр
Кичкә таба язылыр дәфтәремнем битләренә
Кабат тартам бер-бер артлы. Көннәремнем чылбыры
Өзелмәгән. Без исән! Кышын көтәм язларны
Көне төне уйлап
Хисләремне тыңлап
Бер мәл генә бирче миңа
Таң атуга, килче минем яныма
Кирәкмәгән хисләр
Күңелем минем нишләр
Томан аша барам сиңа
Тик соңыннан, әгәр килсәм аңыма
Аннары җәй, җәяләр. Хатлар. Яңа хаталар
Һәм без кабат аерым. Безнең эзләр югала
Система фэйк! Таш йөрәкләр. Куллар бәйле әсирлектә
Мин әле дә бу уенда һәм йөрәгем ярсып тибә
Өстәл өстендә төсле буклет. Прага, Париж һәм лиман
Әмма Казан җибәрми. Минем бөек әнкәм Казан
Бәлки без юк бу доньяда. Юк бу көннәр, бу уйлар
Без бары тик хәтирәләр. Без рәсемнәр диварларда
Кара! Елга булып ага еллар
Без канатсыз, тик барыбер хыялланабыз очарга
Нидер көтәбез хаман, саклап өмет чаткысын
Һәм адашабыз дустым, эзләп юлның иң җайлысын
Сәер...тик мин көтмим аны күптән
Моңсу түгел, мин тыныч. Мин утырам бүлмәмдә
Кабат яңгыр. Көзнең салкын кичендә
Уйларымнан өзекләр юллар булып дәфтәремә
Көне төне уйлап
Хисләремне тыңлап
Бер мәл генә бирче миңа
Таң атуга, килче минем яныма
Кирәкмәгән хисләр
Күңелем минем нишләр
Томан аша барам сиңа
Тик соңыннан, әгәр килсәм аңыма
Көне төне уйлап
Хисләремне тыңлап
Бер мәл генә бирче миңа
Таң атуга, килче минем яныма
Кирәкмәгән хисләр
Күңелем минем нишләр
Томан аша барам сиңа
Тик соңыннан, әгәр килсәм аңыма
Зинхар өчен
Зинхар өчен
Мин бит сине күптән оныттым