Обложка трека Син кайтмадың — ZARINA, The CheekLaWeek
5:29

ZARINA, The CheekLaWeek Син кайтмадың

Сингл · 2022

Скачать

Текст песни

Бакчаларда гөлләр чәчәк атты
Тормышыбыз кебек ямьләнеп;
Урман күлләренә аккош кайтты,
Сандугачлар килде әйләнеп.
Урман күлләренә аккош кайтты,
Сандугачлар килде әйләнеп.

Сандугачлар килде, аккош кайтты,
Син кайтмадың киткән җиреңнән;
Аккош китәр урман күлләреннән,
Син китмәссең минем күңелемнән.
Аккош китәр урман күлләреннән,
Син китмәссең минем күңелемнән.

Аккош китәр урман күлләреннән,
Һаваларда канат кагынып...
Бик ямансу булган чакларымда
Кемгә карыйм, сине сагынып.
Бик ямансу булган чакларымда
Кемгә карыйм, сине сагынып.

0:00 0:00