Обложка трека Бас бас — Malsi Music, ILGIZ, ZARINA
3:42

Malsi Music, ILGIZ, ZARINA Бас бас

Сингл · 2021

Скачать

Текст песни

Тауга менәм дә
Кулны сузам диеп күкләргә
Кесәләремә йолдыз җыям дип
Бирдең вәгъдә
Үз-узеңә

Алга гына димәк
(Алга димәк)
Миннән булмас димә
(Булмас димә)
Ышан уз көчеңә
(Ышан көчеңә)
Дөнья сине көтә
Сине көтә

Әйдә күтәр кулларыңны өскә
Безгә таулар җилкәдән
Диңгезләр дә тездән

Туган телдә җанга якын көйгә
Олы юлга басабыз тиздән
Бас! Бас!

Озак барасы
Атлый алмассың, – диде алар
Ул сүзләр яман
Колакка салма
Барган – таба

Сине көтәләр
Юк иртәгә түгел
(Иртәгә түгел)
Атлый башла бүген
(Башла бүген)
Ышан үз көчеңә
(Үз көчеңә)
Дөнья сине көтә
Сине көтә

Әйдә күтәр кулларыңны өскә
Безгә таулар җилкәдән
Диңгезләр дә тездән

Туган телдә җанга якын көйгә
Олы юлга басабыз тиздән
Бас! Бас!

Тауга менәм дә
Кулны сузам диеп күкләргә
Кесәләремә йолдыз җыям дип
Бирдең вәгъдә
Үз-узеңә

0:00 0:00