Перейти к содержимому
Обложка трека GAEPLEMEGEZ — Эльмира Калимуллина
3:33

Трек

Эльмира Калимуллина GAEPLEMEGEZ

Сингл · 2025 · Поп

Скачать

Текст песни

Бу җирдә гөнаһсыз адәм юк.
Кулын селтәп юлыннан китәр.
Кеше язмышын икенче берәу үтми лә.
Ә ул егыла, кабат баса.
Ул фәкать адәм баласы.
Күлмәге бераз тапланса да,
Белә бер көн юыласын.
Як-ягында күзләр
Ялгышканын күзәтә.
Әйтерсең бүреләр
Абынганын көтә.
Йөрәгендә яралар
вакыт белән ямалганнар инде күптән.
Өмет һәм шик күңелдә,
Елмаю биттә. Һә
Тирә юндә сүзләр
Төзиләр киртәләр.
Ул аларны ишә.
Бәлки ялгышадыр, шәт
Бу җирдә гөнаһсыз адәм юк.
Кулын селтәп юлыннан китәр.
Кеше язмышын икенче берәу үтми лә.
Үз тормышыннан һәркем ала дәрес.
Йөрәге тибә, димәк түгел өметсез.
Бәлки җитәр инде,
Беребез дә пакь түгел лә!
Гаепләмәгез!
Гаепләмәгез!
Гаепләмәгез!
Йөрәгендә яралар
вакыт белән ямалганнар инде күптән.
Өмет һәм шик күңелдә,
Елмаю биттә. Һә
Тирә юндә сүзләр
Төзиләр киртәләр.
Ул аларны ишә.
Бәлки ялгышадыр, шәт
Монда гөнаһсыз адәм юк.
Кулын селтәп юлыннан китәр.
Кеше язмышын икенче берәу үтми лә.
Үз тормышыннан һәркем ала дәрес.
Йөрәге тибә, димәк түгел өметсез.
Бәлки җитәр инде,
Беребез дә пакь түгел лә!
Гаепләмәгез!
Гаепләмәгез!
Гаепләмәгез!

0:00 0:00