Текст песни
Кайчан да булса
Сине онытырмын
Кайчан да булса
Искә дә алмам
Ышан син миңа
Тормыш агымында
Юкка чыкмам мин
Һич тә югалмам..
Кайчан да булса
Гафу итәрмен
Башкалар кебек
Синсез яшәрмен...
Кайчан да булса
Мин сине көтмәм
Мине уйлый дип
Өмет тә итмәм...
Кайчан да булса
Кибәр яшьләрем
Бәхетле булып
Синсез яшәрмен
Алда гомерләр
Якты киләчәк
Мин ул көннәрнең
Барсын күрәчәк
Кайчан да булса
Гафу итәрмен
Башкалар кебек
Синсез яшәрмен...
Кайчан да булса
Мин сине көтмәм
Мине уйлый дип
Өмет тә итмәм...
Кайчан да булса
Барсы да узар
Хәтер калулар
Җил булып тузар...
Мин өмет итәм
Узар барсы да
Хыялларга юл
Ачык каршымда...
Кайчан да булса
Гафу итәрмен
Башкалар кебек
Синсез яшәрмен...
Кайчан да булса
Мин сине көтмәм
Мине уйлый дип
Өмет тә итмәм...
Кайчан да булса
Гафу итәрмен
Өмет тә итмәм
Кайчан да булса
Мин сине көтмәм
Мине уйлый дип
Өмет тә итмәм
Кайчан да булса
Мин сине көтмәм
Мине уйлый дип
Өмет тә итмәм...