Текст песни
Уза димә
Уза инде ай гомерләр
Ак бәхетләргә күмсен изге теләкләр
Һәр ел саен булсын
Гөлләр дәрьясында
Үтсен иде бәйрәмнәр
Иркен рәхәт булып
Күңелгә наз тулып
Якыннарың белән бергәләп
Бүген бүген бүген
Синең туган көнең!
Саулык, шатлык телимен
Якты юл тормышта!
Яныңда булсын димен
Ачарлык күңлен серен җан сөйгәнең
Бүген бүген бүген
Синең туган көнең!
Имин булсын ата-анаң
Ходай биргән гомер!
Һәр көнеңне яратып
Нурлар белән балкып
Уйнап көл син!
Тулып таша куанычлардан җаннарың
Яннарыңда дус туганың
Сөйгән ярың
Җыр яраткан, биюләр
Сүзләр, җылы хисләр
Бәйрәмнең энҗе бизәге
Иң бәхетле көн булып
Күңелеңә уелып
Иң бәхетле ул туган көн!
Бүген бүген бүген
Синең туган көнең!
Саулык, шатлык телимен
Якты юл тормышта!
Яныңда булсын димен
Ачарлык күңлен серен җан сөйгәнең
Бүген бүген бүген
Синең туган көнең!
Имин булсын ата-анаң
Ходай биргән гомер!
Һәр көнеңне яратып
Нурлар белән балкып
Уйнап көл син!
Бүген бүген бүген
Синең туган көнең!
Саулык, шатлык телимен
Якты юл тормышта!
Яныңда булсын димен
Ачарлык күңлен серен җан сөйгәнең
Бүген бүген бүген
Синең туган көнең!
Имин булсын ата-анаң
Ходай биргән гомер!
Һәр көнеңне яратып
Нурлар белән балкып
Уйнап көл син!