Текст песни
Ах-ух күңелем, көрсенә нигә
Үксеп- үксеп бәргәләнгәч
Дулкын да китә
Дөньяны куабыз, кем дә тоталмый
Уйнап көлеп яшәгәнгә әйтче ни җитә?
Ай, көл, көл, тагы да көлче
Көлеп кенә яннарымда иркәләп йөрче
Икебезгә ходайдан бирелгән бәхет
Бәхет белән вакытның кадерен белче!
Ела, ела, җаным - ай ела
Елый, елый ходайдан гафуын сора
Беркайчан да үкенмә, гел алга кара
Үткән гомер салават, ул артта кала
Өметемнең чаткысын сүндердең нигә?
Безнең соң тукталышка әле бик иртә
Ялгыз килдек дөньяга, ялгыз китәрбез
Гомеркәйне үтикче икебез бергә
Ялгыз килдек дөньяга, ялгыз китәрбез
Гомеркәйне үтикче икебез бергә
Ай, көл, көл, тагы да көлче
Көлеп кенә яннарымда иркәләп йөрче
Икебезгә ходайдан бирелгән бәхет
Бәхет белән вакытның кадерен белче!
Ела, ела, җаным - ай ела
Елый, елый ходайдан гафуын сора
Беркайчан да үкенмә, гел алга кара
Үткән гомер салават, ул артта кала
Моңаямын тагы да, куанам сирәк
Ник икән без тормыйбыз берүк фикердә?
Күңелеңдә игелек, иман нык булса
Гомереңне сөр әйдә, үзеңне сөй дә!
Күңелеңдә игелек, иман нык булса
Гомереңне сөр әйдә, үзеңне сөй дә!
Әй, көл, көл тагы да көлче
Көлеп кенә яннарымда иркәләп йөрче
Икебезгә ходайдан бирелгән бәхет
Бәхет белән вакытның кадерен белче!
Ела, ела җаным- ай ела
Елый, елый ходайдан гафуын сора
Беркайчан да үкенмә, гел алга кара
Үткән гомер салават, ул артта кала
Ай, көл, көл тагы да көлче
Көлеп минем яннарымда иркәләп йөрче
Икебезгә ходайдан бирелгән бәхет
Бәхет белән вакытның кадерен белче
Икебезгә ходайдан бирелгән бәхет
Кулда чакта алтынның кадерен белче!