Обложка трека Дарелмөгаллимин вә дарелмөгаллимат — MC Каршы feat. Adelya Abadeli
1:58

MC Каршы feat. Adelya Abadeli Дарелмөгаллимин вә дарелмөгаллимат

Альбом · Аерма · 2025

Скачать

Текст песни

без барыбыз надан, кем укый белә, кем хә-реф-ләр таный,
вакыт машинасын уйлап чыгарсалар, ул безгә булышмый,
ике йөз җәй элек яшәгән кешегә мин берни аңлатмам,
Сәгыйть Сүнчәләй бәлеш турында мемнар ясамаган.
мантыйк белән аңлатып була, тормыш мантыйкка буйсынмый,
икене икегә кушкан кешеләр безне туктаусыз алдый,
һәрберсе остаз, һәрберсе казый, урамда туган тел йоклый,
син тагын башладың? мин тагын башладым, бу әңгәмәләр тукталмый.
әбәд-сәрмәд, бәхет, сәгадәт
тәрәккыять, чиксез шөһрәт,
бишмәт, вайфай өчен рәхмәт
шундый мәгърифәти әкият
үз телен укыткан әниләр - буш кырлар баһадирлары,
мин тырыштым, мин чынлап тырыштым, кайда соң ак карлары?
яңгырлар туктаусыз явачак, караңгы сагышны юдырып,
без, әлбәттә, җиңелЕрбез, ләкин без нык тордык.
Дарелмөгаллимин вә дарелмөгаллимат
Дарелмөгаллимин вә дарелмөгаллимат
Дарелмөгаллимин вә дарелмөгаллимат
Дарелмөгаллимин вә дарелмөгаллимат
Дарелмөгаллимин вә дарелмөгаллимат
Дарелмөгаллимин вә дарелмөгаллимат
Дарелмөгаллимин вә дарелмөгаллимат
Дарелмөгаллимин вә дарелмөгаллимат

0:00 0:00