Текст песни
Балам, диеп кочакларда назлап
Үстерәбез сөеп, иркәләп
Бул бәхетле, язган язмышларга
Йөрмә, балам, йөрмә, үпкәләп
Ишет, балам, ишет, сүзләремне
Ялгышларга ялгыш абынма
Син онытма, сиңа терәк булып
Без торырбыз тормыш сагында
Тормыш уен булып тоелса да
Сынар чаклар була кайвакыт
Суга сала, аннан утка яга
Тормыш кырыс, тормый яратып
Ишет, балам, ишет, сүзләремне
Ялгышларга ялгыш абынма
Син онытма, сиңа терәк булып
Без торырбыз тормыш сагында
Беләм балам, синең алларыңда
Гаепләрем минем юк түгел
Игьтибарым, сөю, мәхәббәтем
Җитмәгәнгә сызлый шул күңел
Ишет, балам, ишет, сүзләремне
Ялгышларга ялгыш абынма
Син онытма, сиңа терәк булып
Без торырбыз тормыш сагында
Ишет, балам, ишет, сүзләремне
Ялгышларга ялгыш абынма
Син онытма, сиңа терәк булып
Без торырбыз тормыш сагында
Син онытма, сиңа терәк булып
Без торырбыз тормыш сагында
2026 Ишет, балам (Tatar Version)
2026 Ишет, балам (Bashkir Version)
2026 Гузэлем
2026 Яратасым килэ
2025 Синең бәхетле күзләр
2025 Таннарым
2025 Тандарым
2025 Мин йырлайым, шуга бэхетле
2025 Котэхен, мин белэм (bashkir version)
2025 Алга барам
2025 Язгы голдэр (Baskir Version)
2025 Котэсен, мин белэм (tatar version)