Текст песни
Юллар салам
Акрын гына алга барам
Уйлар чорный
Әле дөрләп уттай янам
Артка карау
Юктыр һич тә уйларымда
Үз язмышым
Бары тик үз кулларымда
Барам, барам
Юллар салам алга таба
Барам, барам
Сагыш, зарым артта кала
Каршы ала
Бәхетемнең алсу таңы
Беркем алмас
Минем өчен язылганны
Алга атлыйм
Бер нәрсә дә киртә түгел
Өмет белән
Мөлдерәмә тулган күңел
Ятлар сүзе
Миңа тими китә узып
Алга барам
Үз юлымны үзем салып
Алам бары
Үзем белән җылы хисләр
Алга өнди
Мине һаман якты көчләр
Юлым төрле
Әле борма, сикәлтәле
Шуңа ахры
Бик тә татлы гомер тәме
2026 Ишет, балам (Tatar Version)
2026 Ишет, балам (Bashkir Version)
2026 Гузэлем
2026 Яратасым килэ
2025 Синең бәхетле күзләр
2025 Таннарым
2025 Тандарым
2025 Мин йырлайым, шуга бэхетле
2025 Котэхен, мин белэм (bashkir version)
2025 Алга барам
2025 Язгы голдэр (Baskir Version)
2025 Котэсен, мин белэм (tatar version)