Перейти к содержимому
Обложка трека Мэдхия — Ильназ Кактус
2:13

Трек

Ильназ Кактус Мэдхия

Сингл · 2026 · Хип-хоп

Скачать

Текст песни

Кичке шәһәр ялгыз, ялгыз урам һәм мин
Урамнан барам яндагыларның күзләрен күзлим
Меңләгән күзләрдә синең күзләрне табам
Уйлап торам мин акылдан язам
Бергә булганда матурым вакыт агышы туктый
Җилләр тыналмый сулар агалмый
Синең тәнеңнән дә баллы бүтән нәрсә юктыр ул
Минем тормыш синеке, минем белән бергә бул
Син укыйсың шигырьләр үзеңне шунда күреп
Кичләрен югаласың, күңелемне өздереп
Сиңа мәдхия язам ләкин югалып калам
Ышанасыңмы мин сабый кебек оялам
Югалам синең күзләреңне күреп
Саташам синең исеңне сизеп
Иреннәреңнән үбэм - иренемне яндырам
Алдамам - син минем татлы алмам
Янымда булганда оныт нәрсә ул моңаю
Бүләк итермен сиңа куану елмаю
Мәхәббәт дулкынында безнең йөрәкләр тибә
Мин эледә ышана алмыйм - без бергә
Ике йөрәк тоташкач төннәрдә тизрәк үтә
Ике йорәк тоташкач өченчесе көтелә
Мәхәббәт учагында без әйдә катырак яныйк
Бу дөньяда икәү генә - калганнарны онытыйк
Күкне болытлар каплап, кояш югалса
Күк күкрәп яшен яшнәп безне куркытса
Минем йөрәк күкерт сыман, әйдә ут торт мина
Син генә уйларымда
Бергә булган минутларны бушка уздырмыйк
Талашыйк саташыйк ләкин соңрак дуслашыйк
Син минем киләчәгем, калганнары кирәкми
Безнең тарих гомерлек, безнең тарих бетми
Бу галәмдә икәу ГЕНӘ калыйк
Кал янымда мәңге БЕРГӘ булыйк
Бу галәмдә икәү ГЕНӘ калыйк
Кал янымда мәңге БЕРГӘ булыйк

Комментировать

0:00 0:00