Текст песни
Ишетәсеңме, Ходаем, минем тәүге догамны?
Кичерә күр, зинһар, барлык ялгышларымны
Караңгы бүлмәдә, соры төтен өстендә
Үзем генә калдым, бушлык күңелемдә
Мин сорамыйм, мин үтенәм, миңа, зинһар, бир өмет
Мин әле дә яшим синнән киңәшләр көтеп
Яңа янган күмер өстеннән йөру бик авыр
Син булышсаң, Ходаем, барсы да яхшы булыр
Бу шәрә Казанда сөйгәнем генә янымда
Ходаем, ышанычлы юл күрсәт син аңа
Йөрәгемдә яралар көннән-көн арталар
Башымда бер сорау: нигә ятим балалар?
Мин сукыр калган көчек сыман - алданган
Яңа туган сабый кебек барсына ышанам
Ышанычым син генә, ишетэсеңме, Аллам?
Әти, Әни, сеңлемне калдырма, ялварам!
Ходаем, сакла, кичер һәм ташлама
Күңел ачык, намус чиста
Синең йөз алдында
Ишетәсеңдер, белэсеңдер
Кайгыларны качыр безнең юлыбыздан
Ходаем, сакла, кичер һәм ташлама
Күңел ачык, намус чиста
Синең йөз алдында
Ишетәсеңдер, белэсеңдер
Кайгыларны качыр безнең юлыбыздан
И Ходаем, сакла
Сакла безне һәр ялгыш адымнан
Ышаныч бар
Проспект Паринадан Sunny өйгә таба адымнар
Уйлануда бер туктаусыз акырын гына сузыла
Дога кылып карыйм кабат күк йөзенә
Пышылдаган сүзләремне Син ишетәсең, беләм
Саклый күр, ташлама авыр булган чакта
Ышанычым уттай кебек минем янып тора
Олыгаеп, вакыт белән, анлыйсың һәр адымны
Үз турыда хәбәр бирә башлый тормыш асылы
Кичер минем аркамда аккан күз яшьләре өчен
Якыннарым нык янымда ул минем стимул көче
Кичерелеп янса тупас пар адымнар
Мин бәхетле калырмын язмышның ахырында
Без бүген бар, иртәгә юк - кадерлә вакытны
Иман табып акыл килсә, димәк таптын юлыңны
Ходай, кичер һәм аерма безне үз яныңнан
Югалганда якты юлга чыгар Син томаннан
Ходаем, сакла, кичер һәм ташлама
Күңел ачык, намус чиста
Синең йөз алдында
Ишетәсеңдер, белэсеңдер
Кайгыларны качыр безнең юлыбыздан
Ходаем, сакла, кичер һәм ташлама
Күңел ачык, намус чиста
Синең йөз алдында
Ишетәсеңдер, белэсеңдер
Кайгыларны качыр безнең юлыбыздан