Текст песни
Күптән инде эзләр дә югалды
Күптән инде йөзләр онытылды
Бүләк иттең миңа назлы кичләр
Булган идең - иң чибәрдән чибәр
Йолдызлардай, сокланырдай булдың
«Ялгызлардан булмам!» дип санадым
Безне язмыш аермас мәңгегә
Синнән башка яши алмам бер көн дә
Йолдызлардай, сокланырдай булдың
«Ялгызлардан булмам!» дип санадым
Безне язмыш аермас мәңгегә
Синнән башка яши алмам бер көн дә
Ә төннәрен, ай балкып торганда
Серләреңне чишкән чакларда
Син елмайдың, һич оялып кына
Тик югалдың зәңгәр томаннарда
Йолдызлардай, сокланырдай булдың
«Ялгызлардан булмам!» дип санадым
Безне язмыш аермас мәңгегә
Синнән башка яши алмам бер көн дә
Шушы сөю хисе, әкияттәй
Булдыдыр ул - тик бер сәяхәттәй
Бәлки бар ул - чын мәхәббәт хисе
Янымда син булсаң, мин аны сизермен
Йолдызлардай, сокланырдай булдың
«Ялгызлардан булмам!» дип санадым
Безне язмыш аермас мәңгегә
Синнән башка яши алмам бер көн дә
Йолдызлардай, сокланырдай булдың
«Ялгызлардан булмам!» дип санадым
Безне язмыш аермас мәңгегә
Синнән башка яши алмам бер көн дә