Обложка трека Кузем юлда, узем уйда — Алмаз Закиев
3:28

Алмаз Закиев Кузем юлда, узем уйда

Сингл · 2025

Скачать

Текст песни

Һәр көн саен төрле сәбәп
Чыгып китәм юлларыма
Күзләремне алга төбәп
Чумып тирән уйларыма

Юллар озын, юллар ерак
Кая телим, шунда илтә
Ләкин менә сиңа илткән
Юллар гына бикле икән

Күзем юлда, үзем уйда
Әллә юлым үзгәртимме?
Язмышларның ялгышларын
Юллар белән төзәтимме?

Күзем юлда, үзем уйда
Әллә юлым үзгәртимме?
Язмышларның ялгышларын
Юллар белән төзәтимме?

Туры барам тигез юлдан
Борыла алмыйм уңга, сулга
Бик теләсә дә борыласым
Сикәлтәле синең юлга

Алда - юллар, артта - еллар
Язмыш алдан сызып куя
Юллар - синсез, еллар - синсез
Гомерләр дә синсез уза

Күзем юлда, үзем уйда
Әллә юлым үзгәртимме?
Язмышларның ялгышларын
Юллар белән төзәтимме?

Күзем юлда, үзем уйда
Әллә юлым үзгәртимме?
Язмышларның ялгышларын
Юллар белән төзәтимме?

Күзем юлда, үзем уйда
Әллә юлым үзгәртимме?
Язмышларның ялгышларын
Юллар белән төзәтимме?

Күзем юлда, үзем уйда
Әллә юлым үзгәртимме?
Язмышларның ялгышларын
Юллар белән төзәтимме? ‎

0:00 0:00