Текст песни
Тамчылар тамалар
Аларда ни гаеп
Яшем булып агалар
Күзнең тозын җуеп
Тамчылар тамарлар
Аларда гаеп юк
Тамчылар түгел лә
Йөрәктә ялкын-ут
Күңелем җылыймы әллә ява яңгыр
Яшләрем агыла, битләрдән ага тагын
Яңгырлар уңайлы, яшләрем күренми
Күз яшләре миңа әйтергә телиме
Кирәкми, кирәкме түзәргә! Кирәкми
Тамчылар агырга яшлэрем терәкме?
Таш булып ятсаң сулар урап үтәрләр
Йөрәгеңдә ялкын утлар бераз сүнәрләр
Коеп яуган яңгыр мәңгегә сузылмас
Ялкынлы йөрәгем утларда бозылмас
Агач-чыбыклар гына утларда көл булыр
Утта янган тимер бул - тимер ныгаер
Тамчылар тамалар
Аларда ни гаеп
Яшем булып агалар
Күзнең тозын җуеп
Тамчылар тамарлар
Аларда гаеп юк
Тамчылар түгел лә
Йөрәктә ялкын-ут
Тамчылар тамалар
Аларда ни гаеп
Яшем булып агалар
Күзнең тозын җуеп
Тамчылар тамарлар
Аларда гаеп юк
Тамчылар түгел лә
Йөрәктә ялкын-ут
Күңелем җылыймы, эллэ ява яңгыр
Йөрәк утларын тырыша сүндерергә тагын
Ут ялкын белән яңгыр тагын көрәшә
Ут белән яңгыр йөрәктә яши янәшә
Сүндермә, сүндермә, яңгырлар сүндермә
Ялкынлы йөрәкне сүндерергә син күрмә
Ялкын булып янмаган кирәкме?
Таш булып ялкынсыз яшәргә теләмим
Коеп яуган яңгыр мәңгегә сузылмас
Ялкынлы йөрәгем утларда бозылмас
Агач-чыбыклар гына утларда көл булыр
Утта янган тимер бул - тимер ныгаер
Тамчылар тамалар
Аларда ни гаеп
Яшем булып агалар
Күзнең тозын җуеп
Тамчылар тамарлар
Аларда гаеп юк
Тамчылар түгел лә
Йөрәктә ялкын-ут
Тамчылар тамалар
Аларда ни гаеп
Яшем булып агалар
Күзнең тозын җуеп
Тамчылар тамарлар
Аларда гаеп юк
Тамчылар түгел лә
Йөрәктә ялкын-ут