Текст песни
Көнен - төнен сине уйлым
Уйлаган саен сөю арта
Тәуге күрүләрдән буе
Тәнем җаным тик сиңа торта
Шул сөюгә тагын чумам
Баш әйләнә, акыл югала
Гөмер берәү, тагын тумам
Җүләр диеп берүк уйлама
Сөям, көям
Шул хисләр бары олы бәхет
Түзәм, сизәм
Үзем сайлаган шушы рәхәт
Сөям, көям
Шул хисләр бары олы бәхет
Түзәм, сизәм
Үзем сайлаган шушы рәхәт
Көнен төнен сине тоям
Бер йөрәк тибә икебездә
Сүзләр түгел, күзләр сөя
Гашиклар яме- яме бездә
Шул сөюгә тагын чумам
Баш әйләнә, акыл югала
Гөмер берәү, тагын тумам
Җүләр диеп берүк уйлама
Сөям, көям
Шул хисләр бары олы бәхет
Түзәм, сизәм
Үзем сайлаган шушы рәхәт
Сөям, көям
Шул хисләр бары олы бәхет
Түзәм, сизәм
Үзем сайлаган шушы рәхәт