Текст песни
Гөлбакчадай туган авылым
Хәтфәдәй болыннарың
Гүзәллегеңә сокланып
Туды бу җыр-моңнарым
Чүпрәлемә кайткан саен
Урыймын урамнарын
Искә төшә балачакта
Шул эздән узганнарым
Чыгамын да кырларыңа
Сагынып тургайларны
Күзлим әнкәм эзе калган
Чишмәле тургайларны
Кичләрендә гармун тартып
Их, бер утсе иде
Гомернең чорналган җебен
Кабат сутсе иде
Чүпрәлемә кайткан саен
Үтәм урам буйлап
Яшьлектә күңелдә калган
Тәүге ярымны уйлап
Чүпрәлемә кайткан саен
Таныш урамнан үтәм
Үзем үтәм, күңелемнән
Сагыну җебен сүтәм
Чүпрәлемә кайткан саен
Үтәм урам буйлап
Яшьлектә күңелдә калган
Тәүге ярымны уйлап
Чүпрәлемә кайткан саен
Таныш урамнан үтәм
Үзем үтәм, күңелемнән
Сагыну җебен сүтәм
Чүпрәлемә кайткан саен
Таныш урамнан үтәм
Үзем үтәм, күңелемнән
Сагыну җебен сүтәм