Текст песни
Сагынганда күрешергә
Туйганчы бер сөйләшергә
Күңелләрнең сусаганын аңлыйк
Сизелми дә үтә еллар
Очрашмыйча кала җаннар
Вакыт табыйк!
Мизгел табыйк!
Мең мәшәкать юллый гомер
Әллә ниләр эзли күңел
Тик бер кичкә газизләргә кайтыйк
Җан авазын ишетергә
Туган хәлен белешергә
Вакыт табыйк!
Жэен табыйк!
Үзе кыска, үзе озын
Мең канатлы гомер юлы!
Онытылып шатланырга
Башың җуеп яратырга
Вакыт табыйк!
Соңга калмыйк!
Үзе кыска, үзе озын
Мең канатлы гомер юлы!
Вакыт табыйк!
Мизгел табыйк!
Онытылып шатланырга
Башың җуеп яратырга
Вакыт табыйк!
Соңга калмыйк!